Казанда компаниянең 95 еллыгына багышланган «Татэнерго» АҖнең XVI корпоратив яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узды.
Анда Татарстанның энергетика тармагы предприятиеләренең яшь белгечләре катнашты. Иң яхшы катнашучылар арасында Зәй ГРЭСЫ вәкиле Алексей Киселев, АСУТП озата бару төркеме һәм сервисы инженеры бар иде. Аның «Зәй ГРЭС энергия блокларын җылылык-техник контроль һәм технологик яклау приборларын модернизацияләү» дип аталган доклады иң яхшысы дип танылды һәм беренче урынга лаек булды.
Конференциядә барлыгы 13 автордан 12 фәнни-гамәли эш тәкъдим ителде. Зәй ГРЭСын өч яшь белгеч тәкъдим итте.
Зәй энергетикасының җиңүе станция хезмәткәрләренең югары һөнәри осталык дәрәҗәсен һәм алар эшенең республика энергетика комплексын үстерүдәге ролен билгеләде.