Зәйдә социаль өлкә хезмәткәрләрен котладылар

2026 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Социаль хезмәткәр көненә багышланган еллык бәйрәм бүген «Энергетик» мәдәният йортында узды. Чарага шәһәр һәм районның социаль өлкә хезмәткәрләре җыелды.

Катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов котладылар. Шулай ук бәйрәм кунаклары игътибарына Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковтан видео котлау тапшырылды.

Иң яхшы социаль хезмәт вәкилләрен бүләкләү бәйрәмнең төп вакыйгасы булды.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм социаль-хезмәт өлкәсендәге казанышлары өчен, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Радость «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» директорының административ - хуҗалык эшчәнлеге буенча урынбасары Светлана Сало бүләкләнде, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән, Республика матди ярдәм үзәгенең Зәй муниципаль районындагы 20 нче бүлегенең социаль эш буенча белгече Юлия Тимофеева бүләкләнде; Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре Комитетының Рәхмәте белән, «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДАССОның сатып алулар буенча өлкән белгече Наталья Адельшина билгеләп үтелде. 3 хезмәткәр - Мактау грамотасы, 1 хезмәткәр – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты, 12 кеше Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шулай ук коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән район социаль хезмәте ветераны Людмила Краснова, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина котладылар.

Бәйрәм концертын «Энергетик» мәдәният йорты, балалар музыка мәктәбе концерт төркеме оештырды. Татьяна Давыдова һәм Татарстанның атказанган артисты Светлана Минеева күңелле җырлар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International