Зәйдә татар халык бәйрәме «Сабантуй»га багышланган җиңел атлетика йөгерешләре узды

2026 елның 6 июне, шимбә

5 июньдә «Энергия» стадионында татар халык бәйрәме «Сабантуй»га багышланган җиңел атлетика йөгерешләре узды. Әлеге чара спортны һәм актив яшәү рәвешен яратучы 90 кешене берләштерде.

Катнашучылар өч дисциплинада көч сынаштылар: 400 метрга йөгерү, 800 метрга йөгерү, 1000 метрга йөгерү. Стартка чыккан һәркем-чын герой. Атлетлар дәртләнеп һәм җиңүгә омтылыш белән үз дистанцияләрен үттеләр, безнең барыбыз өчен дә яхшы үрнәк күрсәттеләр.

Ярышлар йомгаклары буенча үз категорияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде:1 нче урын Яранцева Елизавета, 2 нче урын Степанова Ксения, 3 нче урын Шестиперова Ксения. 13 яшь һәм аннан кечерәк малайлар: 1 урын Юнысов Ярослав, 2 урын Хәбибуллин Эмиль, 3 урын Уразайкин Дмитрий. 13 яшьтән 15 яшькә кадәрге кызлар: 1 урын Степанова Арина, 2 урын Гыйбадуллина Амалия, 3 урын Кубышкина Алиса. 13 яшьтән 15 яшькә кадәрге егетләр: 1 урын Храмов Максим, 2 урын Табашников Марк, 3 урын Умылин Тимур. 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге кызлар: 1 урын Осипова Валерия, 2 урын Тихонова Азалия, 3 урын Харитонова Инесса. 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге егетләр: 1 урын-Комендантов Максим, 2 урын-Насыйров Нияз, 3 урын-Кильганов Максим. 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге хатын-кызлар: 1 урын Волкова Регина, 2 урын Агашкина Анастасия, 3 урын Уразайкина Евгения. 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге ир-атлар: 1 урын Москов Линар, 2 урын Нехаев Данил, 3 урын Әхтәмҗанов Илфат. 40 яшьтән 60 яшькә кадәрге хатын-кызлар: 1 урын Тихонова Гөлназ, 2 урын Гатина Лилия, 3 урын Шестиперова Варвара. 40 яшьтән 60 яшькә кадәрге ир-атлар: 1 урын Комендантов Михаил, 2 урын Артемьев Дмитрий, 3 урын Худяков Юрий. 60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар: 1 урын Йосыпова Зәмирә, 2 урын Александрова Әлфия, 3 урын Гыйльманова Фәния. 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар: 1 урын Кочеванов Александр, 2 урын Гущин Анатолий, 3 урын Захаров Николай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International