Зәй муниципаль районы мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау яңгырады

2026 елның 26 мае, сишәмбе

Бүген Зәй муниципаль районының 23 мәктәбендә 11 сыйныфны тәмамлаган 127 һәм 9 сыйныфны тәмамлаган 539 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

Бу көн балалар өчен чын мәгънәсендә истә калырлык һәм якты бәйрәмгә әверелде, һәркайсы өчен яңа, мөһим тормыш чоры башлануын билгеләп үтте.

Соңгы кыңгырау бәйрәме-традиция генә түгел, ә мәктәп юлын тәмамлау символы, йомгак ясау вакыты һәм киләчәккә якты өметләр чоры. Унберенче сыйныф укучылары өчен бу-балачак белән хушлашу һәм олы тормыш юлына аяк басу, тугызынчы сыйныф укучылары өчен-белем алуның төп этабын тәмамлау һәм киләчәк юлны сайлау.

Бу көнне мәктәпләр шатлык, дулкынлану һәм күңелне нечкәртерлек мизгелләр белән тулды: чыгарылыш сыйныф укучыларын котладылар, укытучылар, ата-аналар күңелне нечкәртерлек чыгышлар ясадылар. Һәрбер чыгарылыш сыйныф укучысы еллар буе бергә укыган остазлары һәм дусларына рәхмәт белдерде.

Район башлыгы Р. Г.Кәримов исеменнән шәһәр һәм район мәктәпләренең чыгарылыш укучыларын, ата-аналарын, педагогик коллективларын бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев, шәһәр башлыгы урынбасары С. В. Максимов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Р. Н. Камалова, М. М. Хәбибуллин, Р. М. Сәхабетдинова һәм башка рәсми затлар котлады.

Бу бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучыларына илһам, үз көчләренә ышаныч һәм уңышлы киләчәккә өмет бүләк итсен!

Зәй районы мәктәпләрен тәмамлаучыларга имтиханнарда уңышлар, якты ачышлар һәм яңа тормыш юлында зур җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International