Зәйлеләр хәрбиләр Степан Федоров һәм Александр Бурнаевны соңгы юлга озатты

2026 елның 2 июне, сишәмбе

   Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучылар – өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган сержант Федоров Степан Емельянович һәм контракт хезмәте ефрейторы Бурнаев Александр Анатольевич белән хушлашты.

   Матәм чарасы "Энергетик" мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов һәлак булганнарның әти-әниләре, балалары, туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

  "Хөрмәтле Мария Николаевна, Гордей һәм Мирослава, хөрмәтле Мария Александровна, Анатолий Александрович, Федоров Степан Емельянович һәм Бурнаев Александр Анатольевичның туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр югалту белән бәйле кайгыларыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалтуның авыртуын сүз белән генә аңлатып булмый. Сезнең белән бергә бездә кайгырабыз. Степан Емельянович һәм Александр Анатольевич зәйлеләр йөрәгендә озак яшәр, аларның исемнәре илебез тарихына Ватанга тугрылык үрнәге буларак мәңгегә язылып калыр. Сугышчылар тыныч йокласын", - диде Разиф Галиевич.

  Шәһәр һәм район хәрби комиссары Динар Хәсәнов Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, хәрби частьләр исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.

  Степан Емельянович белән Александр Анатольевичны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

  Степан Федоровны Сарсаз Баграж авылы зиратына, Александр Бурнаевны Өченче Бөгелде авылы зиратына җирлиләр.

  Ватанны саклаучыларга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International