Зәйдә төрле яшьтәге балалар өчен бәйрәм оештырылды

2026 елның 2 июне, сишәмбе

Кичә  1 июнь - Балаларны яклау көнендә  “Энергетик” мәдәният йорты мәйданында яшьләр эшләре идарәсе бәйрәм чарасы уздырды.

Программа кысаларында 9 гаилә  «Бергә бәхетле» гаилә конкурсында катнашты. Катнашучылар конкурс биремнәрен үтәгәндә  активлык һәм  бердәмлек  күрсәттеләр.

Тамашачыларның аерым игътибарын безнең шәһәрнең иң кечкенә балалары ярышы  җәлеп итте.

Чара гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, балаларның һәм ата-аналарның актив ялы өчен шартлар тудыруга юнәлдерелде.

Бәйрәм азагында бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International