Зәйдә тантаналы рәвештә «Синең якты җәй» проектының юбилей сменасы ачылды

2026 елның 2 июне, сишәмбе

Зәй муниципаль районында «Синең якты җәй» популяр яшьләр проектының юбилей сменасы рәсми рәвештә ачылды. Тантаналы чара оештыручыларны, вожатыйларны һәм яшь катнашучыларны берләштерде.

Бәйрәм кунаклары Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Руслан Романов,  “РСО” оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Сөмбел  Латыйпова балаларга нәтиҗәле ял итүләрен теләделәр. 

Рәсми өлеш кысаларында проект җитәкчесе Ксения Данилова мәйданчыклар җитәкчеләреннән рапортлар кабул итте һәм шәхсән үзе кунакларга җыелма рапорт тапшырды.

Регина  Камаловага студент отрядларында катнашучыларның традицион курткасын - тапшыру тантананың күңелле һәм символик мизгеле булды.

Тантаналы линейка тәмамлангач, катнашучыларны иң көтелгән һәм мавыктыргыч вакыйга - "Күңел ачу көне" көтә иде. Мәйданчык матур чәчәкләр, балаларның шат елмаюы һәм онытылмас хис-кичерешләр белән тулды. Балаларның төрле төстәге учлары һәм елмаюлары яңа смена стартының төп символы булды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, ачу уңышлы узды, ә проектта катнашучыларны тагын бик күп сюрпризлар һәм кызыклы вакыйгалар көтә.

Җәй дәвам итә, Зәй яшьләре өчен дә ул чын-чынлап күңелле булырга вәгъдә итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International