2026 елның 12-17 маенда Казанда «Казан Экспо» территориясендә «Россия — Ислам дөньясы: КазаньФорум» XVII халыкара икътисадый форумы уза. Бу Россиянең ислам дөньясы илләре белән икътисадый хезмәттәшлегенең төп федераль мәйданчыгы.
Форумда катнашучылар-ГКИ илләренең рәсми делегацияләре, Россия һәм чит ил компанияләре җитәкчеләре, инвесторлар, халыкара сәүдә һәм ислам финанслары өлкәсендәге экспертлар.
Төп темалар: ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустриясе, халыкара сәүдә һәм экспорт мөмкинлекләре, инвестиция проектлары һәм дәүләт-хосусый партнерлык, яшьләр дипломатиясе һәм эшмәкәрлек.
15 майда «Казан Экспо» ның И. Шакиров исемендәге залында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында «Картадагы нокталардан үсеш нокталарына: технологик һәм финанс инициативаларын берләштерү» пленар утырышы узды.
Бу форумның эшлекле программасының төп вакыйгаларыннан берсе - Россия һәм Ислам дөньясы илләренең географик партнерлыктан уртак проектларга, инвестицияләргә, технологияләргә, яңа транспорт маршрутларына һәм заманча финанс инструментларына ничек күчә алуы турында сөйләшү булды.