Бүген Зәйдә бишенче чакырылыш шәһәр Советының тугызынчы утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә: Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын йөкләү мәсьәләләре кертелгән иде.
Көн тәртибендәге беренче сорау буенча Совет рәисе, Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Р.Г. чыгыш ясады. Разиф Галиевич, Наталья Геннадьевнага фидакарь хезмәте, шәһәрне төзекләндерү буенча башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару билгеләнгән тәртиптә, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгәнчегә кадәр, Шакиров Илнур Нәзир улына йөкләнде.
Шулай ук, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде.