Мирный Бистәсендә яшәүчеләргә быел Җиңү көне истәлекле вакыйга булып истә калачак-бәйрәм алдыннан биредә тантаналы рәвештә Ватанны саклаучы барлык буыннарга һәйкәл ачылды. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, җирле сугышларда һәм хәрби конфликтларда катнашучыларга, свода катнашучыларга һәйкәл ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, шәһәр һәм район хәрби комиссариаты, район ветераннар Советы, «Сугышчан туганлык» сугышчы-интернационалистлар җәмгыяте вәкилләре, шулай ук тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары катнашты. Җыелганнарга сәламләү сүзе белән район башлыгы Разиф Кәримов мөрәҗәгать итте.
"Шунысы игътибарга лаек, бүген, Бөек Җиңү көне алдыннан, без Мирный бистәсендә Ватанны саклаучыларга багышланган һәйкәл ачабыз. Бу көн — шәһәребез тарихында, бигрәк тә әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен дулкынландыргыч һәм истәлекле көн. Бөек Ватан сугышында, локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда катнашучыларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәл хәтер һәм кайгы урыны булачак, һәлак булганнарның гаиләләренә һәм ветераннарга рухи таяныч бирәчәк»,-диде Разиф Галиевич.
Җиңү көне уңаеннан шулай ук шәһәр һәм район хәрби комиссары Динар Хәсәнов, ветераннар Советы рәисе урынбасары Алексей Алексеев, «Сугышчан туганлык» сугышчы-интернационалистлар җәмгыяте рәисе Сергей Галяминский да изге теләкләрен җиткерделәр.
Митингта катнашучылар бер минут тынлык белән Бөек Ватан сугышы сугышчыларын, тыл хезмәтчәннәрен, шулай ук хәзерге СВО яклаучыларын искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.
Чара бүләкләү тантанасы һәм бәйрәм концерты белән тәмамланды.
Актив гражданлык позицияләре һәм микрорайон территориясен төзекләндерүгә шәхси өлеш кертүләре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән «Мирный» ТИҮ рәисе Гөлбану Галяминская һәм 5 нче урта мәктәп директоры урынбасары Алсу Зарипова бүләкләнде.