Бүген шәһәрнең тарихи өлешендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Мәңгегә халык хәтерендә» дигән тантаналы митинг узды.
Митингта район башлыгы Р.Г. Кәримов, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, руханилар, «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, 1нче мәктәп укучылары, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты.
Мәртәбәле кунаклар махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре булды.
Район башлыгы Разиф Гали улының Бөек Җиңү көне белән котлау сүзләре, фидакарьлекләре һәм батырлыклары өчен барлык исәннәргә, инде вафат булган ветераннарга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт сүзләре яңгырады.
Сәламләү сүзләре белән шулай ук Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Динар Хәсәнов, ветераннар Советы рәисе урынбасары Алексей Алексеев чыгыш ясадылар. Алар тарихи хәтерне һәм буыннар дәвамчанлыгын саклауның мөһимлеген ассызыклап үттеләр.
Театральләштерелгән пролог сценарие нигезендә – сугышта биш улын югалткан һәм алтынчысын көткән ана - Акулина Чернованың үткән тарихы.
Программа тәмамланганнан соң, тантанада катнашучылар сугыш кырларында калган батырларны һәм сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Тантаналы митинг «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Ватан өчен һәлак булган Зәй уллары һәм кызлары» һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Рәсми өлештән соң концерт программасы һәм кыр кухнясы оештырылды. Теләге булганнар татлы чәй һәм тәмле солдат боткасыннан авыз итте.
Шулай ук бүген Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар район Советы һәм Башкарма комитеты вәкилләре катнашында барлык 22 авыл җирлегендә дә узды.