Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды

2026 елның 8 мае, җомга

Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды. Анда шәһәр халкы, оешма һәм учреждение вәкилләре, ветераннар, мәктәп укучылары, яшьләр һәм җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды.

Тантаналы атмосферада катнашучыларны Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган совет халкының батырлыгы турындагы истәлекләр берләштерде. Аларны район башлыгы Разиф Кәримов сәламләде. Үзенең чыгышында ул тарихи хәтерне һәм ветераннарның батырлыгына хөрмәтне саклауның мөһимлеген ассызыклады.

"Җиңү көне-ул безнең горурлыгыбыз, бөеклегебез, батырлыгыбыз һәм кыюлыгыбыз - Хәтер көне. Без илебезгә тынычлык, тормыш бүләк иткән кешеләргә мәңге бурычлы", - диде район башлыгы.

Җиңү байрагы-1945 елның 1 маенда Рейхстаг өстендә хәрби хезмәткәрләр Алексей Берест, Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария тарафыннан күтәрелгән 150 нче укчы дивизиянең легендар штурм флагы. Бу символ мәңгегә совет халкының батырлыгын, ныклыгын һәм фашизмны җиңүен гәүдәләндерә.

Район башлыгы Разиф Кәримов чыгышыннан соң,  «Җиңү көне» җыры астында Байрак күтәрү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International