Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле районыбыз халкы!
Чын күңелдән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйм! 9 Май илебез тарихына кереп калды һәм барлык буыннар өчен тантана һәм кайгы, дан һәм киләчәккә өмет көне булып кала. Бөек Ватан сугышы елларында Зәй районыннан фронтка 11 600 кеше китә, 7 410 кеше сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмый. 2800 якташыбыз орден һәм медальләргә лаек булган. Алар барысы да - безнең горурлыгыбыз, батырлык, фидакарьлек һәм кыюлык үрнәге. Берләшеп дошманга каршы көрәшкә күтәрелгән, барлык сынауларны да намус белән узган фронт батырларын, туган шәһәрләрен һәм авылларын җимерекләрдән соң күтәргән тыл геройлары истәлеген без һәрвакыт хөрмәтләячәкбез.
Кызганычка каршы, фашизм һәм нацизм идеяләре дөньяда әлегә кадәр тулысынча юкка чыгарылмаган. Инде бишенче ел якташларыбыз, махсус хәрби операциядә катнашып, үзләренең батыр бабалары үрнәгендә Ватан бәйсезлеген яклыйлар. Хәрбиләрнең һәрберсе - чын батырлык һәм патриотизм үрнәге. Йөзләгән зәйле орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Бу көнне без баш өстендә тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргән һәр буын солдатларның якты хәтере алдында баш иябез.
Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, кадерле зәйлеләр! Бөек Җиңү көнендә барыгызга да чын күңелдән тынычлык һәм иминлек, нык сәламәтлек һәм озын гомер телим. Егетләребез яңа җиңү белән туган районнарына исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Сезгә сәламәтлек, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның җылысын һәм мәхәббәтен телим.
Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!