Зәй делегациясе Казанда Җиңү көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Р. Г.Кәримов җитәкчелегендәге делегация составында махсус хәрби операция ветераннары, «Сугышчан туганлык» һәм ветераннар советы вәкилләре, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р. Н. Камалова бар иде.

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Республика ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

"Чын күңелемнән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйм. Бу безнең һәрберебез өчен изге бәйрәм. Бу-халык даны, Хәтер һәм Совет солдатының бөек батырлыгы белән горурлану көне. Иң авыр шартларда да ул ныклык күрсәтте. Җиңү өчен бөтен ил көрәште», – дип билгеләде ул. Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше киткән, аларның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмаган, дип искәртте Рөстәм Нургали улы һәм һәлак булган геройлар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.

 Чара да  бәйрәм концерты да булды, ул бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Татарстан Республикасы Рәисе Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннарына, шулай ук гамәлдәге хәрбиләргә югары дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International