Зәйдә С.И. Петрушенко хөрмәтенә истәлек тактасы куелды

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

Бүген 7 нче урта мәктәптә Ватаныбыз алдындагы бурычын намус белән үтәгән, махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташыбыз, майор Петрушенко Сергей Ивановичның батырлыгы һәм фидакарьлеге хөрмәтенә истәлек билгесе - мемориаль такта ачылды.

Сергей Иванович 2022 елның 28 октябрендә хәрби хезмәткә мобилизацияләнгән, 2025 елның 1 ноябрендә хәрби биремне үтәгәндә һәлак булган.

Истәлек билгесен ачу тантанасында район башлыгы Р.Г.Кәримов, хәрби комиссар Д.Р. Хәсәнов, Сергей Ивановичның хатыны, кызлары, туганнары, хезмәттәшләре һәм укучылары катнашты.

"Ватанны саклаучылар турында истәлек - ул безнең әхлакый бурычыбыз, рәхмәтебез һәм хөрмәтебез. Бу истәлекле билге чәчәкләр һәм яхшы сүзләр белән килә торган, балаларга батырлык һәм намус турында сөйли торган, һәркем туктала һәм дөньяның кыйммәте турында уйлана алырлык урын булсын. Әлеге истәлекле билгене булдыруда катнашкан, хәтерне саклаган һәм аны яңа буынга тапшырган һәркемгә рәхмәт белдерәм. Ватанны саклаучыларга дан һәм хөрмәт!",- диде Разиф Галиевич үзенең чыгышында.

Намуслы хезмәте, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Сергей Петрушенко Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы дәүләт бүләкләре, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының ведомство медальләре белән бүләкләнде.

Район мәгариф системасында ул 2005 елдан бирле эшли: Зәй 4нче урта мәктәбенең укытучы-оештыручысы, Гүлькин төп гомуми белем бирү мәктәбе, Иске Маврин төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры, 2011 елдан аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучы - оештыручысы булып эшли. Үсеп килүче буынга белем бирү һәм тәрбия бирү эшендә ирешкән уңышлары өчен, Сергей Иванович Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты, «III дәрәҗә Яшь армия батырлыгы» медале, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Истәлекле билге — хәтер символы гына түгел, ә безнең тыныч күкнең нинди бәягә яулап алынуы, Ватан сагында торучыларның батырлыгы турында җанлы искә төшерү. Үз гомерен шушы бөек максат өчен багышлаганнар аеруча ихтирамга лаек.

Чара да катнашучылар Сергей Ивановичны бер минут тынлык белән искә алдылар, истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International