Меңләгән гаиләләрнең керем чыганагы, авылларның терәге булып шәхси хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары тора. Алар авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыруга үзләреннән зур өлеш кертәләр, шәһәр халкын кулай бәяләрдән сыйфатлы натураль продукция белән тәэмин итәләр. 2026 елның 1 маенда Зәйдә бу сезонның йомгаклау авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты һәм «кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» төбәк проекты кысаларында, 2025 елның сентябреннән башлап Зәйдә атна саен 32 авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылган, аларда 30 млн 309 мең сумлык продукция сатылган. 2026 елның гыйнварыннан майга кадәр 20 тоннадан артык ит һәм казылык әйберләре, 32 тоннадан артык ашлык һәм катнаш азык, 2 тоннадан артык сөт, 2 тоннадан артык кондитер әйберләре, 5 тоннадан артык башка товарлар, шул исәптән агач һәм куак үсентеләре, бакча-яшелчә культуралары үсентеләре сатылган. Бу чорда барлыгы 62 тоннадан артык товар сатылган. Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә гадәттәгечә шәһәр һәм район товар җитештерүчеләреннән, шәхси эшмәкәрләрдән, фермерлардан, шәхси хуҗалыклардан, авыл җирлекләреннән ит һәм сөт продукциясе, кош ите, йомырка, яшелчә, бал, кипкән җиләк-җимеш, кондитер әйберләре һәм башка товарлар тәкъдим ителде. Үз продукциясен «Ресурс агропаркы» СССППК җитәкчесе Әюпов Альберт Наил улы, КФХ Носов Александр Михайлович, Сироткин Виктор Васильевич, Карташов Николай Васильевич, Степанов Петр Петрович, КФХ Шәйгәрданова Ольга Петровна (яшелчәләр), Александрова Гөлчирә Сәүбән кызы (казылык, җиләкләр), Әхмәтҗанова Флүрә Вәли кызы (КФХ) (тавык продукциясе), ШЭ Гәрифуллина Альбина Петровна (кондитер эшләнмәләре), ШЭ Каткова Елена Сабирҗан кызы (казылык эшләнмәләре), авыл җирлекләре һәм башка җитештерүчеләр тәкъдим итте. Ярминкәдә фермерлар һәм авыл кешеләреннән тыш үз товарларын һәвәскәр бакчачылар да сатты. Атналык авыл хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәрнең үзәк мәйданында урнашкан «Энергетик» мәдәният йорты каршында, быел сентябрь аенда кабаттан яңарту планлаштырыла. Безнең район республикада ярминкәләрне сентябрьдән майга кадәр өзлексез уздыра торган бердәнбер муниципалитет булып кала, ул район халкын һәм шәһәр кунакларын яңа сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итә.