Район башлыгы "Зәй крекеры" ның перспективаларын бәяләде

2026 елның 4 мае, дүшәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов «Зәй крекеры»кондитер фабрикасында булды. Эш сәфәре барышында ул предприятие җитәкчелегендә очрашты, агымдагы елга җитештерү планнары белән танышты. Җитештерү һәм капиталь ремонт мәсьәләләре турында фикер алыштылар, цехлар буйлап йөрделәр, конвейерларның ничек эшләвен карадылар, коллектив белән аралаштылар, яңа үсеш нокталары һәм эшнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар, шул исәптән республика маркетинг үзәге мәйданчыкларында сату базарларын киңәйтү сорауларын карадылар. Очрашу йомгаклары буенча Разиф Кәримов фабрика үсешенең уңай динамикасын билгеләп үтте һәм район хакимиятенең җирле җитештерүчеләргә тиешле ярдәм күрсәтергә әзер булуын раслады. Район башлыгы белән бергә предприятиегә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Розалия Сәхабетдинова, финанс-бюджет палатасы рәисе Павел Байрашев та килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International