Елгалар, күлләр кебек табигый сулыклар экосистемаларның мөһим компонентларын тәшкил итәләр һәм табигатьнең күп кенә уңайлыкларын тәэмин итәләр. Бер яктан, алар күп төрле үсемлекләр һәм хайваннар өчен йорт булып хезмәт итә, ә икенче яктан – ял итү һәм күңел ачу өчен уникаль мөмкинлекләр бирә. Әмма аларның кыйммәтен һәм матурлыгын саклап калу өчен, елга һәм күлләрнең яр буе тирәсенә игътибар итәргә кирәк.
«Салават күпере» балалар бакчасында «Экология синнән башлана» дигән акция узды. Балалар әти-әниләре, тәрбиячеләре белән яр буендагы участокларны җыештырдылар. Акция сулыкларның яр буе территорияләрен тәртипкә китерү белән беррәттән, халыкка сулыклар янындагы җәмәгать ял итү урыннарында чисталык саклауның экологик гадәтләрен дә тәрбияләргә тиеш.