«Җиңү Кубогы» турниры узды

2026 елның 4 мае, дүшәмбе

2 майда «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча «Җиңү Кубогы» турниры булып узды. Ярышлар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган иде. Турнирда 5 команда катнашты. Призлы урыннар өчен көрәш киеренке булды, спортчылар югары дәрәҗәдәге осталык һәм команда рухы күрсәттеләр.

Ярыш йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урын — «Түбән Кама» командасы; 2 нче урын "Зәй" җыелма командасы; 3 нче урын‑«Зенит» командасы («Барс-Зәй»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International