Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан Зәй муниципаль районында Изге эшләр көненә багышланган танталы чара узды. Чараның төп каһарманнары волонтерлар булды — аларның үз ихтыяры белән күрсәткән ярдәме һәм битараф булмаулары җирле халык өчен чын терәк булып тора. Парадта нәкъ менә аларның җәмгыятьтә бердәмлекне ныгытуга һәм авыр хәлдә калганнарга ярдәм итүгә керткән өлеше билгеләп үтелде.
Мәйданчыкта "Җиңү волонтерлары" бөтенроссия акциясенә старт бирелде. Россия Президенты В.В. Путин башлангычы белән булдырылган хәрәкәт ветераннарга ярдәм итүче, истәлекле урыннарны төзекләндерүче, Җиңү Парадларында һәм "Үлемсез полк"та катнашучы гражданнарны берләштерә. Активистлар өчен бу ял итү төре дә, мода тренды да түгел — ул чын чакыру!
Җыелганнарга социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Регина Камалова һәм "Яхшы Зәй" ирекмәннәр үзәге җитәкчесе Александра Шестиперова котлау сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Аларның һәрберсенә җылылык, вакыт һәм көч бүлүгә әзер булганнары өчен рәхмәт белдерделәр һәм нәкъ менә шундый кешеләр аркасында безнең районыбыз изгерәк һәм уңайлырак була, дип билгеләп үттеләр.
Программаның мөһим өлеше "Беренчеләрнең кар десанты" акциясенең нәтиҗәләре булды: "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары кышкы сезонда районның 33 кешесенә — ялгыз гражданнарга, ветераннарга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм СВО катнашучылары гаиләләренә ярдәм иттеләр, йорт яны территорияләрен кар өемнәреннән чистарттылар.
Бөтенроссия патриотик акциясендә актив катнашканнары өчен гомуми белем бирү мәктәпләре коллективлары һәм Зәй политехника көллияте Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шулай ук районның мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары һәм тәрбиячеләре, шулай ук ирекмәннәр берләшмәләре тәрбияләнүчеләре системалы волонтерлык эшчәнлеге өчен югары бәя алдылар.
Оештыручылар һәрбер катнашучыга башкаларның бәласенә битараф калмауга әзер булганнары өчен рәхмәт белдерделәр. Мондый инициативалар халыкның бердәмлеген ныгыта, үзара ярдәмләшүне оештыра һәм Зәй районының социаль үсешенә зур өлеш кертә.