Бүген Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта «Уйна, гармун!» традицион фестивале узды. Чара Яз һәм Хезмәт бәйрәме кысаларында оештырылды. Районда ел саен үткәрелә торган муниципаль конкурс инде 20 елдан артык үткәрелә, соңгы 10 елда аны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Суык Чишмә авылында туган Хәтфир Җиһаншин истәлегенә багышлыйлар. Фестивальдә Зәй, Алабуга, Түбән Кама муниципаль районнарыннан 40 тан артык гармунчы, шулай ук район мәдәният йорты үзешчәннәре катнашты. Кунакларны һәм фестивальдә катнашучыларны район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады. Фестивальдә катнашучылар гармун, тальян, баян, аккордеоннарда уйнадылар, татар, рус телләрендә халык һәм автор җырлары яңгырады. Гармунчылар гармунда уйнау һәм халык көйләрен эшкәртү буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, заманча авторларның әсәрләре дә, гармун өчен үзләренең әсәрләре дә уйналды, гармунчылар һәм гармунчылар ансамбльләре аккомпанементы астында такмаклар башкарылды. Район мәдәният йорты коллективлары көче белән халык декоратив-гамәли иҗаты күргәзмәсе оештырылды. Көн болытлы булуга карамастан, зәйлеләр концерт программасын рәхәтләнеп тыңладылар, биеделәр һәм җырладылар.