Зәйдә Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2026 елның 1 мае, җомга

Бүген «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда Яз һәм Хезмәт бәйрәме кысаларында, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган бәйрәм ярминкәсе узды. Чараның тантаналы өлеше «Исәнме, минем Зәем» концерт төркеме вокаль номеры һәм «Мирас» вокаль-хореография коллективы башкаруында «Туган тел» җыры белән башланып китте. Район башлыгы Р.Г. Кәримов җыелганнарны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады һәм бүләкләү тантанасын үткәрде. Район территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрүдә актив катнашканнары өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән: «Агропарк Ресурс» авыл хуҗалыгы сату тәэмин итү эшкәртү кулланучылар кооперативы башкарма директоры Әюпов Альберт Наил улы, шәхси эшмәкәр Носов Александр Михайлович, КФХ башлыгы Сироткин Виктор Васильевич һәм Савгильдина Вера Валентиновна бүләкләнделәр. Район территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрүдә актив катнашканнары өчен, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән: шәхси хуҗалык башлыгы Шәрәфиев Линар Айдар улы, шәхси эшмәкәрләр Рәхмәтуллин Илшат Марат улы, Абдукадыйров Өмед Хуҗа улы; үзмәшгуль Минеев Петр Иванович бүләкләнделәр. Шәһәребезнең иҗат коллективлары әзерләгән концерт программасы зәйлеләргә бәйрәм рухы бүләк итте. Ярминкәне оештыруда шәхси ярдәмче хуҗалыклардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән тыш Югары Шепкә, Дүрт - мунча, Кадер, Түбән Биш, Яңа Спас, Сәвәләй авыл җирлекләре дә катнашты. 2026 елның гыйнварыннан майга кадәр ярминкәләрдә 20 тоннадан артык ит һәм казылык әйберләре, 30 тоннадан артык ашлык һәм катнаш азык, тоннадан артык сөт, 2 тоннадан артык кондитер әйберләре, 5 тоннадан артык башка товарлар, шул исәптән агач һәм куак үсентеләре, бакча культуралары үсентеләре сатылган. Бу чорда барлыгы 12 103,7 мең сумлык 62 тоннадан артык товар сатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International