Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары!
Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Безнең районда яшәүчеләрнең күбесе өчен бу бәйрәм бүген дә Россиянең хәзерге тарихыннан аерылгысыз иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала. Ул игелек һәм гаделлек, хезмәт кешесенә хөрмәт көне булды һәм шулай булып кала да. Яз һәрвакыт яңаруны һәм яхшылыкка омтылуны гәүдәләндерә, ә намуслы хезмәт - һәр кешенең, гаиләнең, җәмгыятьнең уңышлы үсеше өчен нигез.
Төзүчеләр, энергетиклар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, педагоглар, табибларның берничә буыны районыбыз үсешенә үз өлешләрен кертте. Без бүгенге көнгә икътисади нигез салган хезмәт ветераннарына рәхмәтлебез. Һәм без бу игелекле традицияне дәвам итәргә, районыбызны үстерү, якыннарыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен барлык мөмкинлекләрне эшләргә тиеш. Бердәм эш, туган җиребезне кайгырту һәм туган йортыбызны ярату белән без иртәгәге көнебезнең, кече Ватаныбызның, республикабызның һәм тулаем илебезнең иминлеген тәэмин итәбез.
1 Май – ул бер үк җирдә яшәүче халыкларның һәм диннәрнең үзара аңлашу, тынычлык һәм татулык бәйрәме. Бу көнне безне җәмгыятьтә татулыкка омтылу һәм халкыбыз һәрвакыт горурланган рухи кыйммәтләрне яклауда бердәмлек берләштерә. Максатларның бердәмлеге һәм хезмәт сөючәнлек нәтиҗәсендә район тагын да матуррак, уңайлырак һәм төзегрәк булыр дип ышанам.
Сезгә барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим. Зәйлеләргә игелекле эшләрендә һәрвакыт уңышлар һәм бәхет юлдаш булсын.