28 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева иде.
Чара барышында Елена Михайловна үзенең тормышы, иҗаты турында бәян итте, тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, шигырьләрен укыды, төрле уен коралларында уйнады. Шулай ук күп кырлы талант иясенең узган ел азагында басылып чыккан «Әйтер сүзләр бар әле» дигән шигырьләр китабы да тәкъдим ителде.
Кичә ахырында китапханә директоры С.М. Батршина һәм районыбызның керәшен җәмгыяте җитәкчесе П.И. Минеев, Елена Данилова – Григорьевага үзләренең изге теләкләрен һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Кичәгә килгән һәркем үзенә рухи азык алды, рәхәтләнеп ял итте.