9 Май бәйрәме алдыннан район башлыгы Р.Г. Кәримов Бөек Ватан сугышы Ветераны Леонид Яковлевич Мачтаков белән очрашты.
Ветеранга котлаулар һәм җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итеп, Разиф Гали улы шушы көннәрдә генә гуманитар ярдәмне илтеп тапшырган махсус хәрби операция зонасыннан кайтуын билгеләп үтте, Леонид Яковлевичка хәрбиләрдән сәлам сүзләрен һәм тизрәк җиңүгә ирешү хәбәрен ишетү теләкләрен җиткерде.
Сугышта катнашкан легендар кешене котларга хәрби комиссариат, Зәй ГРЭСы һәм ветераннар советы вәкилләре дә килгән иде. Ветеранга җылы рәхмәт сүзләрен ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров, хәрби комиссар Динар Хәсәнов һәм район ветераннар советы рәисе урынбасары Алексей Алексеев җиткерделәр. Ветеранга кунаклар бүләкләр тапшырдылар, батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Леонид Яковлевич кунакларга үз чиратында игътибарлары һәм котлаулары өчен рәхмәт белдерде, Җиңү көненең аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады:
"Бу бәйрәм бер үк вакытта фаҗигале дә, тантаналы да. Һәр гаиләдә югалтулар бар. Мин яшьләргә яхшы кәеф, ә өлкәннәргә нык сәламәтлек телим", - диде Леонид Мачтаков.
9 Май – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан шәһәр һәм районда барысы 120 тыл ветеранына, тол хатыннарга һәм концлагерь тоткыннарына котлаулар һәм бүләкләр тапшырылды.