Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
2026 елның 28 апреле, сишәмбе
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Әлеге чаралар Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге тарафыннан бирелә торган компенсацияләрнең һәм акчалата түләүләрнең киң спектрын үз эченә ала. “Татарстанлыларга, түләүләр алучылар төркеменә карап, төрле төр компенсацияләр- айлык акчалата түләү, азык-төлек товарлары сатып алуга айлык акчалата компенсация, өстәмә ял көннәре өчен түләү, сәламәтлеккә салынган зыян хисабына еллык компенсация билгеләнә. Алдагы елда кулланучылар бәяләре үсешен исәпкә алып, барлык бу түләүләр ел саен 1 февральдә индексацияләнә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Тиешле хезмәт стажы тупланган очракта, Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга картлык буенча иминият пенсиясе пенсия яшен киметеп билгеләнә. ЧАЭСта аварияне ликвидацияләүдә 1986-1987 елларда катнашучыларга пенсия яше - 10 елга (ирләргә 50 яшьтән, хатын-кызларга 45 яшьтән), ә һәлакәтне бетерүдә 1988-1990 елларда катнашканнарга- 5 елга (ирләргә 55 яшьтән, хатын-кызларга 50 яшьтән) киметелә. Радиация йогынтысына дучар булган, әмма инвалидлыгы булмаган гражданнар пенсия яшен 1 елдан 5 елга кадәр киметүгә хокуклы. Картлык буенча дәүләт пенсиясен билгеләү өчен аларның кимендә биш ел иминият стажлары булырга тиеш. ЧАЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган (ашыгыч хезмәт хәрби хезмәткәрләре, хәрби җыеннарга чакырылган затлар), шулай ук авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, һәлак булган гражданнарның туендыручысын югалткан хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары бер үк вакытта ике пенсия - дәүләт һәм иминият пенсияләрен алырга мөмкин. Россия социаль фонды күрсәтә торган ярдәм чаралары, түләүләр турында мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны аша бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия.
27
апрель, 2026 ел
Махсус балалар-үзенчәлекле алым: Зәйдә "Күңел халәте-сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм" проекты кысаларында чара узды
25 апрельдә балалар музыка мәктәбендә «Татарстан – Яңа гасыр»- республика иҗтимагый хәрәкәтенең күчмә чаралар циклы кысаларында «Күңел халәте - сәламәтлекләре чикле булган балаларга ярдәм» дип аталган мөһим вакыйга булып узды.
Зәйлеләр «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» XV конференциясендә катнашты
“Форпост” хәрби-патриотик хәрәкәте җитәкчесе Алексей Борисов һәм яшьләр белән эшләү буенча белгеч Аделя Галиәскәрова “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсенең XV хисап-сайлау конференциясендә катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз