25 апрельдә балалар музыка мәктәбендә «Татарстан – Яңа гасыр»- республика иҗтимагый хәрәкәтенең күчмә чаралар циклы кысаларында «Күңел халәте— сәламәтлекләре чикле булган балаларга ярдәм» дип аталган мөһим вакыйга булып узды.
Аның максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга үзләренең иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итү һәм аларга киләчәккә һөнәри юнәлеш бирү. Чарага районда яшәүче һәм сәламәтлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче гаиләләрдән ата-аналар һәм балалар үзләре чакырылган иде. Анда 20 гаиләдән 26 бала катнашты. Шулай ук кунаклар белән очрашуда музыка мәктәбе педагоглары һәм шәһәрнең мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең музыка җитәкчеләре катнашты.
Очрашуда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова сәламләде. Чарада катнашучылар өчен зур булмаган концерт оештырылды, анда зәйлеләр музыка сәнгатендә зур уңышларга ирешкән яшьтәшләренең чыгышларыннан ләззәт алдылар. Иҗтимагый хәрәкәт кураторлары музыкаль дисциплиналар укытучылары өчен балаларның иҗади һәм һөнәри мөмкинлекләрен ачыкларга ярдәм итүче мастер-класслар үткәрделәр. Иҗади мастер-класслардан тыш, чара кысаларында һөнәри юнәлеш консультацияләре дә узды. Балалар хәрәкәт кураторлары белән аралаштылар, төрле һөнәрләр, эшкә урнашу перспективалары турында белделәр һәм булачак белгечлекне сайлау буенча файдалы киңәшләр алдылар. Бу аларга аңлы сайлау ясарга һәм үз хыялларына ышаныч белән барырга ярдәм итәчәк. Шулай ук сәламәтлекләре чикле балалар һәм инвалид балаларның ата-аналары өчен психологик тренинг узды.
Югары совет рәисе урынбасары, хәрәкәтнең Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова билгеләп үткәнчә, бу чара Зәйдә югары оештыру дәрәҗәсендә узган.
- Урыннарда актив эшләп кенә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның киләчәктә үз урыннарын табуына ирешә алабыз. Безнең иҗтимагый хәрәкәт 1999 елдан бирле төрле юнәлешләр буенча эшли, сәламәтлекләре чикле булган балалар һәм аларның ата - аналары белән эшләү аеруча мөһим урын алып тора, - диде Алсу Габдрахман кызы. Ул шулай ук А.М. Биккинина җитәкчелегендәге Зәй территориаль бүлекчәсе эшен дә уңай бәяләде.
Чараны оештыручылар мондый очрашулар күркәм традициягә әверелер һәм сәламәтлекләре аеруча чикле булган күп кенә балаларга тормышта үз юлларын табарга һәм җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары булырга ярдәм итәр дип ышаныч белдерделәр.