Зәйдән чираттагы гуманитар ярдәм партиясе тапшырылды

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

Күптән көтелгән Бөек Җиңү көне алдыннан - 21 апрельдә азат итүче сугышчы һәйкәле яныннан хәрби госпитальләр һәм алгы сызыктагы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде.

Бу зәйлеләр җибәргән 67 нче гуманитар ярдәм. Хәрбиләрнең барлык гаризалары 100% ка үтәлгән. Зур йөк машинасы тулысынча беренче кирәк-ярак әйберләре белән тутырылган иде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга «Лада Лгус» автомобиле, 2 кросс мотоциклы, генераторлар, төзелеш материаллары, автомобильләр өчен запас частьләр, йөк һәм җиңел машиналар өчен резиналар, җылыткычлар, ПАЗ өчен двигатель, фанера һәм ОСП, 250 комплект маскировка челтәре, медикаментлар, эчке кием, татлы ризык һәм башкалар җибәрелде. Моннан тыш, Зәй хәрбиләренә бәйрәмгә исемле посылкалар да китте. Егетләребез район яңалыкларыннан хәбәрдар булсын өчен, "Зәй офыклары" һәм "Яңа Зәй" газеталары җибәрелде. Әлбәттә, газеталардагы язмалар егетләрне шатландырачак һәм аларны туган илләрендә көтүләрен, Җиңү өчен тылда да көрәш баруын аңларга ярдәм итәчәк.

Гуманитар ярдәмне район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов шәхсән үзе озатып йөрде. Яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Руслан Романов, “Зәй җылысы" хәйрия фонды җитәкчесе Марат Кыямов, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Хватков, машина йөртүчеләр Рәйхат Габидуллин, Виталий Софин, Евгений Мартынов та гуманитар ярдәмне билгеләнгән урынга кадәр озатып баруны үз өсләренә алдылар.

Җыелган йөк хәрби частьлар һәм хәрби госпитальләр арасында кергән гаризалар нигезендә бүленде. Зәй делегациясе фронт линиясе буенча Лугансктан Херсон өлкәсенә кадәр 6 мең чакрымнан артык юл үтте. Гуманитар йөк 12 ноктада бушатылды. Техника яңадан безнең хәрбиләргә хезмәт итсен өчен, генераторлар, автомобиль һәм мотоцикл ремонтка алынды. Беренче төяү ноктасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Садыйков Марат Наиль улы үз командасы белән катнашты һәм гуманитар йөкне бушатуда ярдәм күрсәтте.

Район башлыгы Разиф Кәримов һәр ноктада барлык зәйлеләр исеменнән якташларыбызны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, аларга сәламәтлек, рухи ныклык теләде, махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлауларын һәм хәрбиләребезнең тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләде.

Туган җирдән килгән һәрбер хәбәр хәрбиләрнең күңелен җылытыр, аларга яңа көч һәм ныклык бирер, барысын да өйдә түземсезлек белән көтүләрен тагын бер кат искә төшерер дип ышанабыз.

Барлык зәйлеләргә, шулай ук бу мөһим миссияне координацияләүче активистларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. “Зәй җылысы" фондына, «Масксети Заинск с вами» һәм «Закамье-госпитальләргә һәм фронтка ярдәм» волонтерлык төркемнәренә рәхмәт белдерәбез. Яклаучыларыбызга ярдәм итү буенча уртак эш күптән көтелгән җиңүгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International