24 апрельдә Биектауда СССРның халыкара класслы спорт мастеры Тимофеев Сергей Федорович истәлегенә 18 яшькә кадәрге егетләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Ярышларда Россиянең 10 төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты. Карпов Данил тренер-укытучы И.Г. Хәйруллинның шәкерте 60 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә көмеш медаль яулады.