24 апрель көнне Биектауда 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды. Зәй командасы гомумкоманда зачетында Татарстан Республикасы буенча өченче урынны алды. Ярышларда безнең республикадан 200дән артык спортчы катнашты.
Үз үлчәү категорияләрендә медальләрне түбәндәге спортчылар, тренер-укытучы И.Г. Хәйруллин тәрбияләнүчеләре алып килде.: 35 кг. Мөгурбиев Абүбәкәр 1 урын, 38 кг. Хисмәтуллин Арслан 2 урын, 44 кг. Хафизов Данил 2 урын, 52 кг. Минькин Анатолий 2 урын, 62 кг. Кузнецов Алексей 3 урын, 75 кг. Якупов Адэль 3 урын.
Шулай ук Магомед Кунниев бик яхшы чыгыш ясады. Мактау пьедесталыннан бер адымда гына техник хата аркасында җиңелеп, бронза өчен көрәштә тукталды.