Зәйдә СВО зонасында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырдылар

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Бүген махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның туганнарына дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. «Энергетик» мәдәният йортында сугыш хәрәкәтләре барышында улларын, ирләрен, әтиләрен һәм абыйларын югалтучылар җыелды.

Батырлык орденнары белән безнең хәрбиләр үлгәннән соң бүләкләнделәр, ә Суворов, «Угледарны азат иткән өчен», II дәрәҗә «Батырлык өчен» һәм «СВО катнашучысы» медальләре белән хәрбиләребез үзләре исән чакта бүләкләнделәр, әмма аларны алырга өлгермәделәр.

Чара һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте. Район башлыгы Разиф Кәримов солдатларның туганнарына улларын илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

"Якын кешеңне: иреңне, улыңны, энеңне, атаңны югалту-һәр гаилә өчен зур фаҗига. Бүген без сугышчыларыбыз истәлегенә баш ияргә, тагын бер кат кайгы уртаклашу сүзләрен белдерергә җыелдык. Сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз, ирләрегез, әтиләрегез, улларыгыз – чын геройлар", - диде Разиф Галиевич.

Район башлыгы шулай ук Ватаныбыз иреге һәм мәнфәгатьләрен кайгыртучы якташларына гуманитар ярдәм оештыруда ярдәм иткәннәре өчен барлык зәйлеләргә рәхмәт белдерде.

Рядовой Васильев Олег Владиславович, кече сержант Закиров Рөстәм Әминҗан улы, кече сержант Җиһаншин Илдар Ринат улы, старшина Козлов Александр Валерьевич, гвардия ефрейторы Мильков Руслан Геннадьевич, рядовой Мишеев Константин Валерьевич, рядовой Мусин Артур Тәлгать улы, рядовой Николаев Елисей Николаевич, рядовой Петров Сергей Валерьевич, ефрейтор Угланов Дмитрий Анатольевич, рядовой Фәйзуллин Илшат Нәсыйх улы, рядовой Шишкин Сергей Александрович «Батырлык ордены» белән бүләкләнделәр.

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Ватанны һәм Россия Федерациясе дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда күрсәткән шәхси батырлыгы һәм кыюлыгы өчен кече сержант Колесов Дмитрий Алексеевич Суворов медале белән бүләкләнде.

Донецк Халык Республикасының Дәүләт бүләге - «Угледарны азат иткән өчен» медале белән ефрейтор Харрасов Нияз Ильяс улы, II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән рядовой Романов Николай Семенович, II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән запастагы сержант Гарипов Раил Тәлгать улы бүләкләнде.

Бүләкләрне туганнарына район башлыгы Разиф Кәримов һәм шәһәр һәм район хәрби комиссары Динар Хәсәнов тапшырды. Якташларыбыз, илебез һәм йөрәк кушуы буенча, Ватанны саклауга бастылар, куелган бурычларны батырларча үтәделәр. Алар-чын геройлар, киләчәк буыннар өчен батырлык һәм кыюлык үрнәге.

Геройлар турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International