Бүген Түбән Биш мәдәният йортында район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин катнашында халык белән очрашу булды. Очрашуда шулай ук район Советы, Башкарма комитеты җитәкчеләре, белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Көн тәртибенә районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары; Түбән Биш авыл җирлегенең 2025 елга социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары; авыл халкына дәүләт ярдәменең гамәлдәге программалары һәм Россельхозбанк тарафыннан авыл халкы өчен тәкъдим ителгән максатчан программалар турында мәсьәләләр кертелгән иде.
Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Актив гражданлык позицияләре, Зәй муниципаль районы Түбән Биш авыл җирлеген җәмәгать тормышына зур өлеш керткәннәре өчен, Кузнецова Лариса Николаевна, Әхмәдиева Нәсимә Хәйретдин кызы, Гыйльфанова Гүзәл Мөнәвир кызы, Фәрхетдинова Рәисә Шаһидулла кызы, Мирсәетов Радик Дилүс улы, Шиһабетдинов Расих Рәсим улы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Шулай ук, күпьеллык намуслы хезмәте, югары профессионализмы, һөнәри бурычларын үтәгәндә күрсәткән кыюлык, батырлык һәм җитезлекләре өчен, Түбән Биш авыл җирлеге территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм гадәттән тыш хәлләрне профилактикалауга зур өлеш керткәннәре өчен, янгынга каршы хезмәтнең аерым посты коллективына Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүген шулай ук районның Дүртмунча авыл җирлегендә дә халык белән очрашу узды.