Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучы И.С. Степановны соңгы юлга озаттылар

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

    Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы – контракт хезмәте сержанты Степанов Игорь Сергеевич белән хушлашты. Матәм панихидасы «Энергетик» мәдәният йортында узды.

    Район башлыгы Р.Г. Кәримов һәлак булучының туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

    "Хөрмәтле хәрби хезмәткәрнең туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән кайтарып булмаслык югалту белән бәйле булган кайгыгызны уртаклашабыз, сезгә ярдәм һәм юаныч сүзләрен җиткерәбез. Кадерле кешесен югалту авырлыгын җиңеләйтә торган сүзләр юк,  бу кайгылы көннәрдә барыгызга да сабырлык, рухи көч һәм сәламәтлек телибез!"- диде Разиф Галиевич.

      Кайгы уртаклашу сүзләре белән шулай ук җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, шәһәр һәм район хәрби комиссариатының өлкән белгеч - эксперты Георгий Борисов чыгыш ясады.

       Игорь Сергеевичны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар. Игорь Степановны Яңа шәһәр микрорайоны зиратына җирләделәр.

      Ватанны саклаучыга мәңгелек дан һәм истәлек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International