Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
2025 елда ТР буенча Россия Социаль фонд бүлеге 220 меңнән артык баланың ата-аналарына бердәм пособие билгеләде
2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
2026 елның 1 гыйнварына төбәктә балалары булган 113 меңнән артык гаилә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособие алды. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга 26 млрд. сумнан артык акча юнәлтте. Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (уллыкка алучыларның, опекуннарның/попечительләрнең) берсенә бирелә һәм кайбер шартларны исәпкә алып билгеләнә. 2026 елның 1 гыйнварыннан башлап гаиләдә бер кешегә айлык керем җан башына региональ яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме 8 хезмәткә түләүнең минималь размерыннан ким булмаган гаиләләр әлеге түләүне алуга хокуклы . Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм ул Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2026 елда ул 15 615 сумга тигез. Моннан тыш, яңа елдан башлап гаиләнең җан башына туры килә торган кереме хисабында эш бирүчеләр тарафыннан бала туганда яисә уллыкка алынганда бер тапкыр бирелә торган матди түләүләр, шулай ук Курск өлкәсе халкына вакытлыча башка территорияләргә күчерелү белән бәйле түләнә торган айлык финанс ярдәм исәпкә алынмый. Картлык буенча, туендыручысын югалту яки инвалидлык буенча пенсия алу хезмәт эшчәнлегеннән керем булмауның җитди сәбәбе итеп санала. Исәп-хисап чорының 10 аенда керемнәр булмауның нигезле сәбәпләре булган очракта, нульле керемле гражданнарга бердәм пособие билгеләү кагыйдәсе элеккечә кала. Шулай ук кирәкле минималь керемне билгеләгәндә, хезмәт хакыннан һәм эшкуарлык эшчәнлегеннән алынган керемнәрдән (һәм башка эшчәнлек) тыш,вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие исәпкә алына. «Бердәм пособие Фонд тарафыннан, кагыйдә буларак, ай саен агымдагы айда алдагы ай өчен түләнә. Шулай итеп, республика халкы 2026 елның гыйнвар ае өчен яңа кагыйдәләрне һәм индексацияләнгән суммаларны исәпкә алып билгеләнгән беренче түләүләрне февраль башында алачак,” - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә, СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала - (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
март, 2026 ел
Зәйлеләр Яр Чаллыда якташлар җәмгыятьләре очрашуында
Ике шәһәр элемтәләре турындагы тарихи күргәзмә төп вакыйга булды. 28 мартта Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният йортында Зәй һәм Минзәлә якташлык җәмгыятьләре вәкилләренең җылы һәм бай эчтәлекле очрашуы узды.
Зәйдән 13 бала “Раздолье” дәвалау-савыктыру комплексына китте
Зәй районы мәктәп укучылары өчен язгы каникуллар сәяхәттән башланды. 28 мартта 13 бала “Раздолье” Чистай дәвалау-савыктыру комплексына юнәлде. Сәфәр балалар ялы һәм сәламәтләндерү программасы кысаларында оештырылды. Егетләрне смена дәвамында бай күңел ачу программасы гына түгел, иммунитетны ныгытуга һәм организмны гомуми савыктыруга юнәлдерелгән медицина процедуралары комплексы да көтә.
2026 елның 1 апреленнән ТР буенча СФР бүлеге төбәкнең 85,7 меңнән артык кешесенең дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсиясен 6,8 % индексацияләде
Татарстан Республикасының социаль фонды дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне, шул исәптән социаль пенсияләрне дә кертеп, проактив рәвештә арттырачак; алар ел саен апрельдә индексацияләнә.
Ирекле көрәш буенча "M-7 OPEN" Бөтенроссия ярышлары узды
27 марттан 29 мартка кадәр Түбән Кама шәһәрендә гадәттәгечә 14 нче ирекле көрәш буенча "M-7 OPEN" Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге ярыш ел саен бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән бик күп санда иң яхшы спортчыларны җыя. Ярышларда Россиянең 23 төбәгеннән 250 дән артык спортчы катнашты, шулай ук спортчылар Белоруссия һәм Казахстан республикаларыннан да килгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз