Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
2026 елның 1 гыйнварыннан ТР инвалидлыгы булган балаларны комплекслы реабилитацияләү буенча пилот проектында катнашучылар арасына керде
2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан Республикасы инвалидлыгы булган балаларны комплекслы реабилитацияләү буенча Россия Социаль фондының масштаблы сынау проектында катнаша. Татарстан белән беррәттән программада Белгород, Брянск, Воронеж, Киров, Кострома, Липецк, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пенза, Томск һәм Ярославль өлкәләре, шулай ук Хакасия, Чувашия Республикасы һәм Краснодар крае да катнаша. Проект 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага беренче тапкыр “инвалид бала” категориясе билгеләнгән гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Программаның төп инструменты - электрон сертификат. Аның акчасын сайланган оешмада 21 көнлек төп тернәкләндерү курсын түләүгә генә түгел, баланың үзе һәм аны озатып йөрүче кешенең яшәү һәм туклану чыгымнарын каплауга да юнәлдерергә мөмкин. Электрон сертификат проактив режимда формалаша, Фондның территориаль органы аны медик-социаль экспертиза учреждениесеннән (МСЭ) алынган мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә, аерым гариза бирү зарурлыгыннан башка рәсмиләштерә. Медик-социаль экспертиза учреждениеләре белгечләре баланың комплекслы тернәкләндерүгә мохтаҗлыгын ачыклый, максатчан тернәкләндерү төркемен билгели һәм ата-аналарына җентекле мәгълүмат бирә. Баланың законлы вәкилләренә гаилә яши торган төбәктәге һәм федераль үзәкләрдәге тернәкләндерү оешмасын сайлау механизмын аңлаталар –шулай ук алар күрсәтә торган хезмәтләрнең исемлеге, электрон сертификатны куллану курслары һәм кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат бирәләр. Сертификат законлы вәкилнең "Мир" картасына рәсмиләштерелә. Тернәкләндерү хокукыннан беренчел инвалидлык билгеләгәннән соң 12 ай эчендә файдаланырга кирәк. “Социаль фонд шулай ук тернәкләндерү үткәрелә торган урынга бару һәм кайту буенча ярдәм итүне дә күздә тота. Сертификатны рәсмиләштергәннән соң, ата-ана тимер юл транспорты яисә шәхси машинадан файдалану чыгымнарын компенсацияләү өчен Социаль фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала”, - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә, СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала - (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
июнь, 2026 ел
Зәйдә Ринат Фәрдиевне туган көнендә искә алдылар
Бирегә Ринат Шәех улының төрле елларда бергә эшләгән туганнары, көрәштәшләре, хезмәттәшләре, район җитәкчелеге, Зәй җәмәгатьчелеге җыелган иде.
11
июнь, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Россия көне белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм район кунаклары!
Зәйдә социаль өлкә хезмәткәрләрен котладылар
Социаль хезмәткәр көненә багышланган еллык бәйрәм бүген «Энергетик» мәдәният йортында узды. Чарага шәһәр һәм районның социаль өлкә хезмәткәрләре җыелды.
"Росмолодежь.Грантлар: Микрогрантлар" конкурсы ачылды
Конкурса катнашучылар 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия һәм Абхазия гражданнары була ала. Проектны конкурсның 18 номинациясенең берсе буенча тәкъдим итәргә була. Гаризалар «Россия яшьләре» системасы аша 16 июльгә кадәр кабул ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз