15 декабрьдә Зәйдән хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм белән 20 тонналы ике фура юл тотты. Яңа ел алдыннан сугышчыларга техника, бүләкләр һәм көнкүрештә кирәкле әйберләр тапшырдылар.
Озату чарасы Азат итүче сугышчы һәйкәле янында район җитәкчелеге, ветераннар, предприятие вәкилләре һәм шәһәр халкы катнашында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов хәрбиләрнең һәм аларның командирларының гаризалары тулысынча үтәлде, дип ассызыклады.
Запорожье юнәлешенә «УАЗ-буханка» һәм «ВАЗ-2102» автомобильләрен, донецкийга тагылма көпчәк мунчасын җибәрделәр. Йөккә төзелеш материаллары, генераторлар, медицина җыелмалары, маскировка челтәрләре, район газеталары, ягулык, окоп шәмнәре һәм Яңа ел посылкалары кергән.
Ярдәмне район предприятиеләре һәм оешмалары җыйды, төяүдә политехника көллияте студентлары катнашты. Йөкне хакимият һәм «Зәй җылысы» хәйрия фонды вәкилләре озата йөрде.