Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашкан 42 яшьлек Константин Альберт улы Иванов белән хушлашты. Рядовой солдат Украина территориясендә хәрби бурычын үтәү барышында һәлак була. Матәм панихидасы Мирный бистәсенең мәдәният йортында узды. Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы П.С Уразайкин аның кызлары, туганнары, якыннары, барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
"Без тагын бер геройны соңгы юлга озатабыз. Кызганычка каршы, йөрәк һәм Ватан чакыруы буенча туган ил мәнфәгатьләрен яклауга баскан һәм соңгы сулышына кадәр хәрби бурычларына тугры калган иң яхшы солдатларыбызны югалтабыз. Константин Иванов зәйлеләр күңелендә чын патриотизм үрнәге булып яшәр. Сугышчы тыныч ятсын!- диде Петр Сергеевич.
Шулай ук җыелучылар алдында кайгы уртаклашу сүзләре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, хәрби комиссариатның белгеч – эксперты Георгий Борисов чыгыш ясады. Константин Альбертовичны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар. Хәрби хезмәткәрне өченче Бөгелде авылы зиратына җирлиләр. Герой турындагы истәлек зәйлеләрнең күңелләрендә мәңге яшәр.