Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре Советларының дүртенче утырышлары узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р.Р. Фазылов катнашты.
Көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелде: 2026 елга, 2027 һәм 2028 елларның план чорына Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәренең социаль-икътисади үсеш фаразы; 2026 елга, 2027 һәм 2028 елларның план чорына Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре бюджеты; шәһәр һәм район Советларының хезмәт өчен түләүгә кагылышлы кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында, «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының мактаулы гражданины» исемен бирү турында һәм башкалар.
Барлык каралган мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул итте. Утырышларга Р.Г. Кәримов йомгак ясады.