Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган солдатларны соңгы юлга озаттылар

2025 елның 6 декабре, шимбә

Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучылар –контракт хезмәте рядовойлары Егоров Олег Геннадьевич һәм Бердунов Андрей Юрьевич белән хушлашты.

Матәм панихидасы шәһәр мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Хөрмәтле хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр югалту белән бәйле рәвештә авыр кайгыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалтуның авыртуын бернинди сүз белән дә җиткереп булмый. Бу авыр көннәрдә сезгә һәм якыннарыгызга сабырлык һәм ныклык телим - диде Разиф Галиевич.

Кайгы уртаклашу сүзләрен шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Иван Гущин, хәрби комиссариатның өлкән белгеч - эксперты Георгий Борисов белдерде. Аларны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.  Олег Егоровны Мирный микрорайоны зиратына, Андрей Бердуновны өченче Бөгелмә авылы зиратына җирләделәр. Ватанны саклаучыларга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International