Бүген, 5 декабрьдә, Халыкара волонтерлар көнендә Зәй үз геройларын хөрмәтләде! Шәһәрнең музыка мәктәбендә һәр көнне игелек кылучыларга багышланган тантаналы чара узды.
Бәйрәмне Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. Үзенең сәламләү сүзендә ул волонтерларның районыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүләрен билгеләп үтте һәм актив волонтерларны шәхсән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бәйрәм рәсми котлаулар белән генә түгел, ә җылы һәм күңелгә хуш килерлек матур концерт номерлары белән дә тулы булды. Музыка һәм иҗат-рәхмәт белдерүнең һәм яңа игелекле эшләргә илһамландыруның иң яхшы ысулы!
Бүләкләү тантанасын яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Руслан Романов дәвам итте. Ул яшьтән үк ярдәм итәргә өйрәнүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырды.
"Музыка мәктәбендә бүгенге көн искиткеч булды! Безнең Зәйдә балалар бакчаларыннан алып өлкәннәргә һәм тәҗрибәле волонтерларга кадәр битараф булмаган кешеләрнең күпме булуын күрү-үзе бер горурлык. Яхшылык кылуны дәвам итәбез!"- дип билгеләде волонтер Александр Корсунов.
Чара азагында барлык катнашучылар-волонтерлар, хөрмәтле кунаклар, оештыручылар – бу мөһим һәм истәлекле мизгелне саклау өчен уртак фотога төштеләр. Бергә без-көч!
Чара «Яшьләр һәм балалар»милли проекты кысаларында узды.