Шушы көннәрдә район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән, аның урынбасары Петр Уразайкин Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Татьяна Харлампьевна Комиссарованы 95 яшьлек юбилее белән котлады һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Татьяна Харлампьевна Сарман районының Нарат асты авылында туа, кияүгә чыккач, Зәйгә күченә. Бөтен хезмәт гомерен Зәй ГРЭСына багышлаган, анда буяучы булып эшләгән һәм аннан лаеклы ялга чыккан. Ул ике бала үстергән, бүгенге көндә 6 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Оныкларының берсе Евгений Абрамов хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт бурычын үти.
"Татьяна Харлампьевна-ныклык, зирәклек һәм Ватанга чиксез мәхәббәтнең тере үрнәге. Аның авыр сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы хезмәте һәм фидакарьлек белән тулы тормышы-безнең барыбыз өчен дә, бигрәк тә яшь буын өчен чын батырлык үрнәге ул. Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, якыннарыгызның җылысын һәм игътибарын телим. Аерым ярдәм сүзләре-сезнең оныгыгыз Евгенийга. Без мондый яклаучылар белән горурланабыз», — диде Петр Уразайкин.
Бәйрәмнең тантаналы атмосферасын район автоклубы һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тудырды, алар юбилярга музыкаль котлаулар җиткерделәр.