Бүген Аксар авылы мәчетендә махсус хәрби операциядә сугышчыларының әниләрен һәм хатыннарын, фронтка ярдәм итүче район волонтерларын берләштергән зур аш мәҗлесе узды. Коръән ашын Зәй мөхтәсибәте һәм район мөселман хатын-кызлары җәмгыяте оештырды. Анда махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, шулай ук сугышларда һәлак булганнар, аларның гаилә әгъзалары һәм волонтерлар — үз куллары белән Ватанны саклаучылар өчен ярдәм тудыручылар чакырылган иде. Җыелганнар бертавыштан катнашучыларга чын күңелдән дога кылдылар, чын рухи терәк атмосферасы тудырып, җылы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бу җыелышны Коръән аятьләре аша аралашу һәм юату идеясен район мөселман хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе Рәзилә Җиһаншина тәкъдим итте. Аны беренче булып аксарлылар энтузиазм белән хупладылар һәм нәкъ менә аларның мәчетендә үткәрергә тәкъдим иттеләр. Ашны оештыруга авыл халкы чын күңелдән теләктәшлек белдерде.
Иркен, җыйнак мәчет иртәдән үк бөтен авыл әзерләгән сый-нигъмәтләр белән тулды. Шулай ук авылда безнең солдатларга гуманитар ярдәм җыю да оешкан төстә алып барыла. Аксарлылар маскировка челтәрләре бәйлиләр, кием тегәләр һәм озак саклана торган продуктлар әзерлиләр. Бу эш бер көнгә дә тукталмый. Биредә яшәүче хатын — кызлар үзләре билгеләп үткәнчә, алар моны зур теләк белән башкара, чөнки һәр атлам һәм һәр төен-уртак эшкә өлеш икәнен аңлыйлар. Волонтерлар белән 510нан артык маскировка челтәре бәйләнгән. Аларның хезмәте-тыныч, әмма өзлексез эш фронты.
Шулай ук Зәй - 2 һәм районның башка авылларыннан килгән кунаклар да бу юнәлештә эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. "Әгәр синең җаның тәкъвалыкта икән, Аллаһы Тәгалә аны күрә һәм ишетә. Безнең максат-алга таба да бергә җыелу, игелек кылу һәм үз артыннан иярүчеләргә рәхмәт белдерү», — диде район мөселман хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе Рәзилә Җиһаншина, инициативалы аксарлыларга аеруча рәхмәт белдереп. Мондый игелекле эшне оештырган өчен район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгъләмат һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Әминә Биккинина рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Һәлак булганнарның җаны тынычлансын һәм исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын сорап дога да кылынды. Бу тантана гына түгел, ә рухи көч, иман һәм чын халык бердәмлегенең көчле дәлиле булды.