Зәйдә партиянең 24 еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү декадасы башланды.
Зәй муниципаль районында гадәттәгечә 1-10 декабрьдә гражданнарны кабул итү ункөнлеге уза. Ун көн дәвамында район һәм шәһәр җитәкчелеге, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре, муниципаль депутатлар төрле мәйданчыкларда халык белән шәхси очрашулар үткәрәчәк. Декадага район башлыгы Разиф Кәримов «Бердәм Россия» партиясенең Зәй бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә старт бирде. Аңа махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның әти-әниләре хәл итә алмаслык көнкүреш проблемаларын хәл итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Разиф Кәримов сорауларны шәхси контрольгә алды. Ункөнлек кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә бәйле мәсьәләләр өстенлекле характерга ия. Кабул итү төрле категориядәге гражданнарга социаль ярдәм, торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү, транспорт, мәгариф, сәламәтлек саклау кебек мәсьәләләр буенча алып барыла. Ведомствоара хезмәттәшлекне таләп итә торган проблемаларга аерым игътибар биреләчәк.