Горурланырлыгы бар

2008 елның 28 ноябре, җомга

Шәһәрдәшебез Клара Садриева – өч солдат әнисе. Ил-көнгә дүрт ул үстергән ана ул. Шуларның өчесе игезәкләр –  Илнур, Илдус, Илсур. Илнур Саратовта автомобильчеләр ротасында бер ел хезмәт иткән инде, кайтырына ярты ел вакыт калып бара. Аның янында әти-әнисе, абыйсы Илдар, Илдус һәм  Илсур  ике мәртәбә булганнар. Игезәкләрдә шунда калып, бергә хезмәт итү теләге туган хәтта.

Илнур  – машина төзүчеләр техникумын тәмамлагач, үз теләге белән армия хезмәтенә китә. Әти-әнисе аны армиядән алып калу юлларын эзләми. Ватанны саклау – ир-егет эше, тормыш мәктәбе үтеп, дөнья күреп кайтырлар, диләр икесе беравыздан.

Илнур армиядә машина йөртә. Хезмәт итә башлаганда Зәйне, әти-әнисе, ир туганнарын бик  сагынган. Хәзер күнеккән. Хаты да килә, телефоннан да сөйләшеп торабыз, ди Клара  ханым. Ноябрь ахырында Илдус белән Илсурны да армия сафларына алдылар.  Әлегә Казаннан 11 декабрьгә кадәр кайтарып җибәргәннәр. Алар  Мәскәү янында  эчке эшләр гаскәрләрендә хезмәт итәчәкләр. Илдус Казан технология университетының III курсын тәмамлаган, Илсур машина төзүчеләр техникумыннан соң Кама политехника институтына укырга кергән. Егетләр хәрби бурычларын үтәргә әзер.

– Радио-телевизордан һәр көн яңалыклар тыңлыйбыз, бөтен теләгем ил-көн тыныч булып, улларым исән-имин хезмәт итеп кайтсыннар иде, – ди  әни кеше.

Клара ханым район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә 28 ел шәфкать туташы булып эшли. Хезмәтенә җаваплы карый, тыйнак, сабыр, авыруларга игътибарлы, диләр хезмәттәшләре аның турында.  Солдатларның әтиләре Мансур 88нче  янгын сүндерү частенда машина йөртүче булып эшли. Аның хезмәт стажы өч дистә елга якын.

Садриевларның ил сагында торырлык уллар үстерүе белән горурланырлыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International