Китап җылы кабул ителде

2008 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Китап  авторның район кешеләре турында язмаларын үз эченә алган, анда керәшен халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, аерым шәхесләренә зур урын бирелә. Залда бу көнне әлеге китапның бик күп геройларын күрергә була иде. “Якын миңа туган як” – бүген үзәк китапханәдә иң күп укылучы китап. Димәк, ул  бай эчтәлекле, кешегә үз туган ягы кешеләре турында китап  тансык.

Китап һәм автор турында җылы, матур итеп муниципаль район Советының бүлек башлыгы Госман Мухамов, якташлары, “Зәй офыклары” газетасы баш редакторы Венера Гаврилова, “Туганайлар” газетасы редакторы Людмила Белоусова һ.б.лар сөйләде. Авторның туган ягыннан килгән Баграж фольклор ансамбле чыгышы, Людмила Гатауллинаның керәшен халык җырлары бәйрәмгә аерым мәгънә өстәде. Онытылмас очрашу булды ул.

Иван Гавриловичның күптән түгел район типографиясендә “Тарихта калган эзләр” дигән икенче  китабы басылып чыкты. Ул районның авыл хуҗалыгы турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International