Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, традицион җиңел атлетика эстафетасы узды

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Зәй шәһәренең үзәк урамнары буйлап традицион җиңел атлетика эстафетасы узды, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Эстафетада Зәй муниципаль районының мәгариф учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары командалары һәм ветераннар командасы катнашты. Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Тимеркаева Илзирә Габделбәр кызы, Зәй районы буенча Эчке эшләр бүлеге башлыгы Камалюков Олег Минзәкрем улы, Зәй районы хәрби комиссариатының чакырылыш бүлеге башлыгы Гурьянов Александр Юрьевич катнашты. Ярышлар ел саен гражданнарда, шул исәптән үсеп килүче буында патриотик, әхлакый кыйммәтләр, актив тормыш позициясе, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына хөрмәт, физик культураны һәм спортны пропагандалау һәм популярлаштыру максатларында үткәрелә. Гомуми белем мәктәпләре командалары арасында 1 урынны 4 нче урта  мәктәп командасы,  2 урынны 7 нче урта гомуми белем мәктәбе командасы,  3 урынны 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе командасы алды. Предприятие, оешма һәм учреждениеләр командалары арасында 1 урынны Зәй политехника көллияте командасы, 2 урынны «Татэнерго» АҖ филиалы Зәй ГРЭСы командасы, 3 урынны физик культура, спорт һәм туризм идарәсе командасы алды. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр, истәлекле сувенирлар белән бүләкләнделәр. Җиңүче командаларга традиция буенча күчмә кубоклар да  тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International