Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Элеккеге тоткын Галина Попова "Бердәм Россия" партиясеннән килгән кунакларны каршы алды
2025 елның 7 мае, чәршәмбе
"Хәтерләгәнегез өчен рәхмәт"-диде элеккеге тоткын Галина Попова "Бердәм Россия" партиясеннән килгән кунакларны каршы алып. Аңа Фашистлар әсирлегенә эләккәндә нибары 10 яшь булган. Бөек Җиңү алдыннан Зәй бердәмроссиялеләренең ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, шулай ук сугыш чоры балаларын килеп котлый торган гадәтләре бар. Район Советында партия фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм «Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Петр Тимаськов балачагы Бөек Ватан сугышының авыр елларына туры килгән Галина Попова янына бардылар. Кече абыйсы, сеңлесе һәм әбисе белән бергә 1941 елда ул Карелия территориясендәге концлагерьга эләгә, анда аларга коточкыч сынаулар кичерергә туры килә. Балаларны конвой астында слюда фабрикасына эшкә йөрткәннәр. Анда Галина Григорьевна ишетү сәләтен өлешчә югалта. 1944 елда Петрозаводскта совет гаскәрләре әсирләрне азат итә. Гаилә Подпорожьега – Ленинград өлкәсендәге шәһәргә кайта. 16 яшендә Галина гидроэлектромонтажда монтажчы булып эшли башлый. Шушы предприятиедә һәм бу белгечлек буенча гомер буе хезмәт куя. Илнең зур һәм кечкенә төзелешләрендә була. Һөнәри язмышы аны ире белән Зәйгә алып килә, анда Зәй ГРЭСын, аннары башка шәһәр предприятиеләрен төзүдә актив катнаша. Галина Григорьевнаның өч баласы, оныклары Һәм оныкчыклары күп. Сәламәтлеге начар булуга һәм күрү сәләтен югалтуга карамастан, ул күңел күтәренкелеген югалтмый, кунакларны рәхәтләнеп кабул итә, үз тормышы турында сөйли. Җиңү көне алдыннан Галина Григорьевнага «Бердәм Россия» дән истәлекле бүләк тапшырдылар һәм ныклыгы һәм батырлыгы өчен тирән рәхмәт белдерделәр. "Мондый очрашулар-игътибар билгесе генә түгел, ә сугышны кичергән буын алдындагы бурычыбыз да. Без сезнең батырлыгыгызны һәрвакыт истә тотачакбыз", - диде Петр Уразайкин. Галина Григорьевна җитәкчеләрнең аны кайгыртуы өчен рәхмәт белдерде. "Безне, ветераннарны һәм тоткыннарны онытмавыгыз өчен рәхмәт. Безнең өчен бу бик мөһим», — диде ул кунакларны озатып.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Киләчәккә сәяхәт: балалар бакчасы көллият белән таныша
2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар.
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу булды
Бүген "Без бергә" психологик – педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз