Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган эшләр планын тормышка ашыру кысаларында шәһәр хатын-кызлар советы "Сугыш юлын онытмаска..." дип аталган шигырь укучылар конкурсын уздырды. Бәйгедә 35 яшьтән алып 83 яшькә кадәрге хатын-кызлар катнашты. Конкурс барышында 20 хатын-кыз арасында талантлы сәләтләр ачыкланды. Катнашучылар башкаруында танылган язучыларның гына түгел, катнашучыларның үз шигырьләре дә сөйләнде. Шигырь юллары ачык, сәнгатьле, эмоциональ, артистик, эчкерсез яңгырады. Конкурс дәвамында алар үз әсәрләренең образларына әверелеп, тыңлаучыларның игътибарын яулап алдылар. Конкурста катнашучылардан, хатын-кызлар советы әгъзаларыннан тыш, 3 нче урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары да чакырылган иде. Бәйгене музыка мәктәбе педагоглары һәм яшь скрипкачылар ачты, алар башкаруында сугыш еллары музыкасы һәм җырлары яңгырады. Бүгенге хатын-кызлар бәйгесе Берлинга һәм Рейхстагка кадәр барып җиткән һәм мәңгелеккә киткән кешеләргә багышлана. Хатын-кыз сүзләре һәркайсына дога кебек барып җитсен.