Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
«Истәлеккә агач утырт»
2025 елның 1 мае, пәнҗешәмбе
«Алтынчәч» балалар бакчасында бик күп еллар инде матур гадәт бар – ел саен яз көне «Истәлеккә агач утырт» акциясе уза. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәм әти - әниләр мәктәпкә китәр алдыннан бакча биләмәсенә агач утырталар. Быел да бу матур гадәттән читтә калмадылар. Әти – әниләр төрле җимеш агачлары алып килделәр. Барысы бергә җыелып агачларны бакчага утырттылар. Бу үзенә күрә бер бәйрәм булды. Әти - әниләр агач утырканда алар янында шат йөзле балалар йөгереп йөри. Кемдер агач утыртыр өчен чокыр казый, кемдер агачны тотып тора, кемдер су сибә. Бу бердән күңелле күренеш булса, икенче яктан балаларга хезмәт тәрбиясе бирү һәм табигатьне саклауга этәргеч булып тора. Агачларны утырткач, барлык әти - әниләр, балалар белән истәлеккә фотога төштеләр. Бу очрашудан барысы да зур канәгатьләнү хисе белән таралышты. Әти-әниләр арасында ялга кайткан махсус хәрби операциясендә катнашучы каһарман да булуы чарага патриотик эчтәлек өстәде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
март, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Ураза бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле мөселманнар, кадерле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану, Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зәйгә эш визиты белән килде
Бүген Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе базасында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы узды.
С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә җырчы Илзирә Ибраһимова белән очрашу булды
18 мартта Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Тәвәккәл таш яра!» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә узды.
18
март, 2026 ел
Зәй яшьләре флешмоб-эстафетада катнашты
18 мартта «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында, Кырымның Россия белән берләшү көнендә, актив яшьләр патриотик бию флешмоб-эстафетасын башлап җибәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз