Якташларыбызның сугышчан рухын ныгытабыз: Зәй хәрбиләргә үзенең 60 нчы гуманитар йөген җиткерде

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасында гуманитар ярдәмне шәхсән үзе озатып йөрде. 26 апрель иртәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар йөкне җибәрде. Гуманитар ярдәм күрсәтү өчен традиция буенча, Азат итүче сугышчы һәйкәле янына шәһәр һәм район халкы, яшь гвардиячеләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары җыелды.

   "Бүген без сугышчыларыбызга 60 нчы гуманитар йөкне озата барабыз. Гуманитар ярдәм җыюга үз өлешләрен керткән һәр зәйлегә, предприятие һәм оешма коллективларына рәхмәт белдерәсем килә. Хәрбиләрнең гаризалары 100 процентка үтәлде. Бу ярдәм егетләребезнең рухын ныгытсын, алар якташларыбызның җылысын тойсын", - диде район башлыгы Разиф Кәримов.

    Гуманитар ярдәм район администрациясе, иҗтимагый төркем белән берлектә җыелды. Ярдәм итү теләге йөзләгән кешене берләштерде. Зәйлеләр, предприятиеләр һәм оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары да читтә калмады. Зур йөк машиналарын инженерлык җиһазлары белән тутырдылар-электр генераторлары, җылылык җайланмалары, насослар, рацияләр, газ баллоннары, төзелеш һәм бизәү, җылылык изоляцияләү материаллары сатып алынды, буржуйкалар, маскировка челтәрләре, кием-салым, гигиена чаралары, дару препаратлары, техник тернәкләндерү чаралары, азык-төлек продуктлары җыелды. Шулай ук Ока автомобиле, ягулык-майлау материаллары, су савытлары, исемле посылкалар, район газеталары китерелде. Районда якташларга гуманитар ярдәм җыю эше элеккечә югары дәрәҗәдә куелган. 33 ноктада маскировка челтәрләре үрелә, таякчыклар, окоп шәмнәре, коры душ, саклагыч костюмнар, эчке кием тегү, җылы оекбашлар бәйләү һәм башкалар эшләнә. Политехника көллиятендә, авыл мәктәпләрендә һәм клубларында, шулай ук өйдә витаминлы үлән җыемнары, өйдә ясалган токмач һәм тиз әзерләнә торган ашлар әзерләнә. Предприятиеләрдә мич-буржуйкалар һәм махсус чаралар җитештерелә. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чираттагы мәртәбә рәсемнәр һәм ихлас теләкләре язылган хатларын җибәрделәр. Гуманитар ярдәмне төяүдә политехник көллият студентлары зур ярдәм күрсәтте. Район башлыгы Разиф Кәримов белән бергә йөкне «җылы Зәй» хәйрия фонды директоры Марат Кыямов, Кораллы Көчләр ветераны, 2 нче ранг капитаны Валентин Атласов, машина йөртүчеләр Виталий Софин, Рөстәм Латыйпов, Рәйхат Габидуллин озата бардылар. Зур йөк машинасы руле артында - Виталий Софин, ул инде унөченче тапкыр СВО зонасына гуманитар ярдәм китерә. Машина гуманитар ярдәм белән Луганскидан Херсонга кадәр бөтен фронт сызыгы буйлап 1300 километрдан артык юл узган, 12 төрле ноктада бушатылган.

    Разиф Гали улы якташларыбыз яшәгән урыннарда булып, аларны якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлады, сәламәтлек, батырлык, ныклык һәм рухи көч, тизрәк җиңүгә ирешеп, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.

     Кайтканда район башлыгы Волгоград өлкәсендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны эзләүче казу урыннарында һәм Виктор Никифоров җитәкчелегендәге Зәй «Гвардия» отряды янында булды. Разиф Гали улы эзләүчеләрнең яшәү шартлары белән танышты, аларга ел саен бу изге эштә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, уңышлар һәм нәтиҗәлелек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International